"Салават Юлаев" командасын дәртләндерер өчен "Уфа-арена" сараена күп җанатарлар җыелды.
Безнекеләр аларны беренче минутлардан ук куандыра башлады.
"Салават Юлаев" матч буе күп һөҗүм итте, ә безнең легионерыбыз Юха Метсола үз капкасын яхшы саклады.
Матч 7:3 исәбе белән безнең файдага тәмамланды.
"Салават Юлаев" Көнчыгыш конференциясендә 13 очко белән 3нче уранда бара.
Бүген безнекеләр Чиләбедә "Трактор" командасы белән уйнаячак.
Матч 19:00 сәгатьтә башлана.