Алик Гәрәев тәрбияләнүчеләре Көнчыгыш конференциясендә “Стальные лисы” командасынан бер очкога калышып икенче урында бара.
“Толпар” бу сезонда 7 уенда җиңде һәм берсендә отылды.
Ә көндәшебез шул ук конференциядә 5 очко белән 13нче урында.
Матч 17 сәгатьтә “Уфа спорт сарае”нда үтәчәк.
Керү бушлай! Рәхим итегез!