+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
27 Сентября 2018, 07:26

Безнекеләр дүртенче уенны рәттән җиңде

Кичә Минскида “Салават Юлаев” “Динамо” командасы белән уйнады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Безнекеләр беренче минутлардан ук күп һөҗүм итте һәм ике гол кертү бәхетенә иреште.

Икесен дә безнең легионерыбыз Филип Ларсен кертте.

Икенче периодта “Салават Юлаев”ның уенчысы Павел Коледов тагын бер гол кертте.

Матч ахырында көндәшебез исәп аермасын кыскартты.

Матч 3:1 исәбе белән безнең файдага тәмамланды.

Николай Цулыгин тәрбиянүчеләре өчен бу рәттән дүртенче җиңү булды.

Киләсе матчны безнекеләр “Витязь” командасы белән 29 сентябрьдә үткәрәчәк.