Ул “Формула-1” бәйгесендә 2014-17 елларда “Toro Rosso” командасы составында чыгыш ясаган иде. Ләкин зур уңышларга ирешә алмады һәм Русия спортчысы белән контрактны өзделәр.
Алар аңа яңадан контракт тәкъдим итте. “Ул - фантастик тизлек белән югары квалификацияле узышчы, моны ул берничә тапкыр исбатлады. Узган елда аңа кайбер кыенлыклар белән очрашырга туры килде, әмма хәзер мин аның өлгереп җитүенә һәм үз мөмкинлекләрен күрсәтә алачагына ышанам”, — диде команда җитәкчесе.
Даниил "Toro Rosso" командасында француз Пьера Гаслины алыштырачак. Ул "Red Bull" командасына күчә.
Якташыбызга уңышлар телик!