+10 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
17 Октября 2018, 10:47

Безнекеләр - җиңүче!

Башкортстаннан ике спортчы пауэрлифтинг буенча Европа чемпионаты призерлары булды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия җыелма командасында Салаваттан Егор Савельев һәм Октябрьскийдан Станислав Урусов чыгыш ясады.

Башкортстан Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Егор Савельев 105 килограммга кадәр авырлык категориясендә алтын медаль яулады, 330 килограмм авырлыктагы штанганы күтәреп, халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәде.

Станислав Урусов 217,5 килограмм нәтиҗә белән 66 килограммга кадәр авырлык категориясендә көмеш медальгә ия булды. Спортчы шулай ук халыкара класслы спорт мастеры нормативын үтәде.

Әфарин егетләр, булдырдыгыз!