-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
17 Октября 2018, 07:07

Русия көндәшен җиңә алмады

Русия үсмерләр футбол командасы Европа чемпионатына эләгә алмады.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кичә безнекеләр кунакта Австрия командасы белән көч сынашты.

Русиягә алдагы раундка чыгар өчен тик җиңү генә кирәк иде.

Көндәшебез 13нче минутта Александр Максименко яклаган капкага гол кертте.

Өч минуттан соң Федор Чалов исәпне тигезләде.

Икенче тайм башында Австрия командасы тагын гол кертү бәхетенә иреште.

Ә безнең Федор Чалов матчта икенче голын кертте.

Матч ахырына якынлашканда Арнель Якупович безнең капкага гол кертеп, үзенең командасына җиңү китерде.

Матч 3:2 исәбе белән көндәшебез файдасына тәмамланды.