Безнекеләр үз мәйданында Санкт-Петербургның "Ска" командасын кабул итте.
Бу сезонда командалар уйнаган иде. Ул матчта "Салават Юлаев" өстенлек алды.
Кызганычка каршы, "Салават Юлаев" капкасына матчның башында ук гол керде.
Безнекеләр исәпне икенче периодның уртасында тигезләде. Голны капитаныбыз Антон Бурдасов кертте.
Матч тәмамланырга бернирчә секунд калгач, легионерыбыз Теему Хартикайнен, гол кертеп, командага җиңү китерде.
Бу җиңүдән соң "Салават Юлаев" Көнчыгыш конференциясе исемлегендә дүртенче урынга күтәрелде.
Көндәшебез Көнбатыш конференциясендә өченче урында бара.
Киләсе матчта "Салават Юлаев" үз мәйданында "Витязь" командасын кабул итәчәк.
Матч "Уфа-Арена"да 16:30 сәгатьтә башланачак.