Анда Башкортстан исеменнән Уфаның 13нче коррекцияләү интернат-мәктәбе укучылары Гөлфия Арсланова һәм Регина Галиева, Вячеслав һәм Владислав Макаровлар чыгыш ясады. Спортчылар тренер Вячеслав Шамаев җитәкчелегендә Башкортстанның Паралимпия резервындагы спорт адаптив мәктәбендә шөгыльләнә.
Гөлфия Арсланова шәхси разрядта җиңүче булды. Парлы разрядта ул Регина Галиева белән бергә көмеш медаль яулады. Владислав һәм Вячеслав Макаровлар парлы разрядта өченче урын алды.