+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
30 Октября 2018, 09:50

Уфага Олимпия уеннары призерлары килә

2 ноябрьдә Уфаның ике мәктәбендә грек-рим көрәше буенча Олимпия уеннары чемпионнары һәм призерлары мастер-класслар үткәрәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
127нче мәктәптә үзенең осталык серләре белән Олимпия уеннары чемпионы Алексей Мишин һәм дөнья чемпионы Амбако Вачадзе уртаклашачак.

Башкортстанның Олимпия резервы мәктәбендә грек-рим көрәше буенча Олимпия чемпионы Мнацакан Искандарян һәм Олимпия уеннары призерлары Рөстәм Таров һәм Заур Курамагомедов ачык күнекмәләр уткәрәчәк.

Осталык дәресләре Уфада СССРның атказанган тренеры Александр Борман истәлегенә грек-рим көрәше буенча XXXIII Бөтенрусия турниры кысаларында узачак.