+4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
1 Ноября 2018, 16:06

Спорт сөючеләр, грек-рим көрәше турнирына килегез!

Уфаның "Динамо" спорт залында СССРның атказанган тренеры Владимир Борман истәлегенә грек-рим көрәше буенча XXXIII Бөтенрусия турнирында катнашучылар һәм оештыручылар белән матбугат конференциясе узды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Анда Башкортстан Республикасының яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, А. В. Борман шәкерте, халыкара класслы спорт мастеры Рәфис Садыйков, Русиянең атказанган тренеры Венер Гайнуллин, грек-рим көрәше буенча Олимпия уеннарының көмеш призеры Рөстәм Тотров, шулай ук булачак турнирда катнашучы Фәдис Вәлитов чыгыш ясады.

– Республиканың гына түгел, Русиянең спорт җәмәгатьчелеге өчен иң көтелгән вакыйгаларның берсе бу. Әлеге турнирны 33 ел уздырган Владимир Борманда тәрбияләнүчеләргә рәхмәт белдерәбез. Ә без, үз чиратыбызда, бу эшкә ярдәм итәбез, – ди Руслан Хәбибов.

Бу ярышларда илнең 18 төбәгеннән 100дән артык спортчы катнашачак. Республикабыздан 80 көрәшче көч сынашачак. Алар арасында турнирның дебютантлары, әйтик, Адлан Амриев һәм Сәид-Хөсәен Бакаев кебек, шулай ук узган елгы җиңелү өчен реванш алачак спортчылар да бар.

– Турнир Русия чемпионы исеменә дәгъва итүче перспективалы спортчылар, киләчәктә дөнья һәм Европа чемпионатларында катнашырга теләгән Русия җыелма командасы әгъзаларына кандидатлар чыгыш ясавы белән истәлекле. Мондый тәҗрибә бар, бу турнирда чыгыш ясаган яшьләр Олимпия уеннарында дөнья чемпионнары да булдылар, – ди Рәфис Садыйков.

Әйткәндәй, быелгы турнирга да ничә ел элек нәкъ шушында көч сынашкан, хәзер инде Олимпия чемпионнары Мнацакан Искандарян һәм Алексей Мишин килделәр. Бу яшь көрәшчеләр өчен зур тәҗрибә булачак.

– Бер нинди курку хисе дә юк. Ныклап әзерләндек һәм иртәгәге бәйгедә барысы да билгеле булачак. 67 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясаячакмын, – ди Фәдис Вәлитов.

Турнир инде иртәгә үзенең ишекләрен ачачак һәм 2-3 ноябрьдә "Динамо" спорт залында узачак. Спорт сөючеләрнең барысын да әлеге көрәш бәйрәменә чакырабыз!