Премьер-министр Рөстәм Мәрданов җитәкчелегендәге Хөкүмәт утырышында авыл мәктәпләрендә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен өстәмә чаралар исемлеге расланды.
Мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова белдерүенчә, авыл мәктәпләренең спорт залларын ремонтлау һәм җиһазландыру буенча районнардан заявкалар кабул ителгән һәм өйрәнелгән. Нәтиҗәдә, “Мәгариф үсеше” гомумдәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан 33,5 миллион сум күләмендә финанслауны да кертеп, киләсе елда республикада 43 спорт залы ремонтлау, спорт корылмалары белән җиһазландыру, 10 мәктәп спорт клубы булдыру күз уңында тотыла.