-4 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
14 Ноября 2018, 21:00

Шахмат – акыллылар уены

Бәлки шуңа да аны өлкән буын вәкилләре аеруча үз итә.Стәрлетамакта өченче тапкыр шахмат буенча ветераннар турниры узды. Бәйге Русия пенсионерлар берлеге, “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе һәм республика Шахмат федерациясе тарафыннан оештырылды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ярышларда 50 яшьтән өлкәнрәк 65 ир-ат һәм 15 хатын-кыз катнашты. Иң өлкән катнашучыга 80 яшь иде. Алар “Швейцария” системасы буенча 9 тур уйнады.
Спортчыларны Стәрлетамак шәһәре хакимияте һәм 2нче спорт мәктәбе вәкилләре сәламләде. Яшь музыкантлар һәм биючеләр чыгышлары бәйрәм рухы тудырды. Арытаба шахмат такталарында көрәш башланды.
Күп сәгатьлек һәм киеренке уеннар ахырында ир-атлар арасында, 8 очко җыеп, Ишембайдан Наил Фәхретдинов җиңүче булды. Юрий Козлов – икенче, Мөнир Таҗетдинов өченче призер булдылар. Александр Зорин җитәкчелегендәге Уфа районы шахматчыларының уңышлы чыгышын билгеләп үтәсе килә.
Хатын-кызлар ярышында Гүзәл Щипицына, шахмат буенча балалар тренеры Татьяна Хрусталевадан гына калышып, икенче урынны алды. Өченче урында – Уфадан Шәфыйга Валнер.
Җиңүчеләргә кубоклар, медальләр, мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Вячеслав ТАНГАЕВ.