+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
29 Ноября 2018, 07:22

Европа чемпионы мастер-класс үткәрде

Кичә Уфага Европа чемпионы, Русия Баскетбол федерациясе президенты Андрей Кириленко килде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Республика йортында аның белән Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров очрашты. Алар әлеге спорт төрен үстерү мәсьәләләре, төбәкнең зур баскетбол чараларын кабул итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

– Спорт өчен нәрсә кирәк? Акча исә һәрвакыт чикләнгән, ул беркайчан да күп булмый. Акчаны һөнәри клубны карап тотуга яки күпләп спортка җибәрергәме? Аны дөрес бүлергә кирәк. Чөнки профессионаллар клублары булмаса, зур казанышлар булмаячак. Малайлар, кызлар автографлар ала торган кумирлар булмаячак. Шул ук вакытта, киңкүләм спортка да ярдәм итәргә кирәк, — дип билгеләде Радий Хәбиров.

Русия Баскетбол федерациясе президенты сүзләренчә, республикада баскетбол кебек спорт төрен үстерүнең яңа дәрәҗәсенә күчәргә яхшы мөмкинлекләр бар.

– Җитәкчелек тарафыннан спортка, шул исәптән баскетболга игътибар булсын иде. Хәзер яңа дәрәҗәгә күчү, алга китү өчен яхшы мөмкинлекләр бар. Без, әлбәттә, ил командасын Уфага алып килү турында уйларбыз, - диде Андрей Кириленко.

Шулай ук, Европа чемпионы республиканың яшь баскетбол командалары өчен мастер-класс үткәрде.