+11 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
29 Ноября 2018, 16:11

Республикада хоккей булачак!

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Республика хоккей федерациясе ярышларын финанслауны тергезде.

Добавить в предпочтительные источники Google
"Республиканың яңа җитәкчелеге тиз арада эш итү нәтиҗәсендә кризисны үткәреп җибәрергә мөмкин булды", - дип язылган Башкортстан Берләштерелгән хоккей федерациясенең рәсми сайтында.

Федерация җитәкчелеге спорт чараларын финанслауны тергезү мәсьәләсен хәл иткән өчен Радий Хәбировка, республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякинга һәм башка вазыйфалы кешеләргә рәхмәт сүзләре урнаштырган.

"Күп тапкыр мөрәҗәгать итүгә карамастан, безнең федерация ел дәвамында диярлек эшчәнлеген финансланмаган хәлдә башкарды. Бу 2018-19 елларда хоккей чараларын үткәрүне туктату белән янады", - диелә хәбәрдә.

Республика Хоккей федерациясендә Радий Хәбировның киңкүләм спортны үстерүгә, төбәктә сәламәт тормыш рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән эшчәнлеген хуплауларын белдерәләр.