+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
6 Декабря 2018, 21:00

Ә син булдыраласыңмы?

Үз һөнәренә тугры тренерлар булганда җиңүләр җиңел яулана.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бүген югары уку йорт­ларының спорт тормышын җанландыру өчен спорт клублары булдырыла. Алар факультетлар арасында ярышлар үткәреп, иң көчле спортчыларны сайлап, югары дәрәҗәдәге ярышларда университетның данын тирә-якка тарата. Моның өчен спорт клублары студентлар, тренерлар белән җитди эш алып бара.
Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында да спорт клубы оештырылган һәм аның ярдәмендә студентлар югары нәтиҗәләргә ирешә. Спорт клубы җитәкчеле­гендә волейбол, баскетбол, мини-футбол, урыс лаптасы, гер спорты, пауэрлифтинг, чаңгы спорты, җиңел атлетика, җәядән ату, пневматик винтовкадан ату кебек спорт төрләре буенча секцияләре эшли. Аларда 360 студент шөгыльләнә.
Ел саен Бөре филиалы волейбол, баскетбол, җиңел атлетика, чаңгы, мини-футбол кебек спорт төрләре буенча студентлар гына түгел, ә профессор-укытучылар составы арасында да спартакиада үткәрә.
Биредәге студентлар Русия, Европа һәм Дөнья чемпионатлары дәрәҗә­сендәге спорт ярышларында катнаша, җиңүләр яулап кайта. Ләкин җиңүләргә яхшы җитәкче, тренер бул­ганда гына ирешергә мөм­кин. Гер спорты буенча тренер, Русиянең спорт мас­теры Радамир Миңнегали улы Миңнебаев җитәк­челегендә соңгы ике елда 4 Русия спорт мастеры (Динислам Өметбаев, Илмир Әсмандияров, Вячеслав Конев, Илнур Ханов) һәм 2 спорт мастерлыгына кандидат (Ләйсән Мофазалова, Павел Рябухин) әзер­ләнгән. Радамир Миңне­баев, шулай ук гер буенча күп кенә Бөтенрусия ярыш­­ларында баш судья вазыйфасын башкара. Мондый тренер җитәкчелегендә шөгыльләнү зур бәхет, диләр студентлар.
Шулай ук, филиал студентлары җәядән ату белән актив шөгыльлә­нәләр. Биредә соңгы бер­ничә елда җәядән ату буенча халыкара класслы спорт осталары Дмитрий Самойлов, Виталий Носков, Русиянең спорт мастерлары Диана Равилова, Инна Йомагулова һәм спорт мастерлыгына кандидатлар Аделина Ямаева әзер­ләнгән. Күптән түгел уку йорты спорт залында җәядән ату буенча “Башкортстан өметләре” бәйгесе узган. Анда республиканың барлык диярлек уку йортлары студентлары үз көчләрен сынап караган.
Җәядән ату белән бәйле ачери-биатлон секциясенә күп студентлар йөри һәм Русия, Европа дәрәҗәсен­дәге ярышларда уңышлы чыгыш ясый. Иван Ханыченков, Олег Зәйниев бу төр буенча спорт мастеры исеме яулаган.
Чыннан да, бөтен җиңү­ләр иң башта оештырудан башлана. Башкортстан дәүләт университетының Бөре филиалында көчле, профессионал, үз эшенә тугры тренерлар эшли. Андый кешеләр җитәкче­легендә җиңүләр һәрчак булачак.

Ример НАСРЕТДИНОВ.