Биредә спорт мәктәбенең уку-күнекмә төркемнәре арасында шайбалы хоккей буенча ярышлар үтте. Анда Языково, Мирный һәм Топоринка мәктәпләре командалары көч сынашты.
- Языководагы хоккей мәйданчыгы ноябрь азагында ук әзер иде, - ди спорт мәктәбе директоры Илгиз Халиков. - Монда тимераякта шуу оештырылды, хоккейчылар күнекмәләр үткәрде. Бозның сыйфаты яхшы, шуңа аның ярыш урыны итеп сайлануы очраклы түгел.
Хоккей сезонын ачуга багышланган турнирда Языково мәктәбе командасы җиңүче булып танылды. Рушан Галимов (Языково) һәм Айбулат Рамазанов (Топоринка) ярышның иң яхшы уенчылары сыйфатында билгеләнде.