Әмма, дәрт иткән - максатына ирешкән, диләр бит әле. Чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышларны кар катламы калынрак яткан урында оештырырга булдылар.
Район күләмендәге чаңгычылар бәйгесендә мәгариф учреждениеләреннән, предприятие һәм оешмалардан 31 команда составында 300гә якын спортчы катнашты! Чын мәгънәсендә чаңгы фестивале булды бу.
Спортчыларны Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин тәбрикләде. Бу урында шуны да билгеләп үтик: төбәк башлыгының район күләмендә оештырылучы спорт ярышларына игътибары зур.
Чаңгы сезонын ачуга багышланган бәйге дә зур уңыш белән үтте. Гомуми белем бирү учреждениеләре арасында беренче урыннарны Нигъмәтулла һәм Слак мәктәпләре командалары яуласа, авыл биләмәләре командалары арасында җиңүче исеменә Раевка авыл биләмәсе лаек булды.