+2 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Спорт
19 Декабря 2018, 08:12

ГТО значогы – сәламәтлек билгесе

Раевка авылы спорт мәктәбендә Аксен агросәнәгать колледжы студентлары ГТО нормаларын тапшырды.

title
Гомумән, әлеге уку йортында белем алучылар спорт белән дус, биредә аеруча чаңгы, хоккей киң таралу алды. Шуңа да ГТО нормаларын үтәү студентларның күпчелегенә авырлык тудырмады. Озынлыкка сикерүдә, пневматик винтовкадан атуда, турникта күтәрелүдә рекорд куючылар да табылды.

Әлшәй районы хакимиятенең спорт комитеты рәисе Динар Әхмәдрисламов әйтүенчә, соңгы вакытта ГТО нормативларын тапшыру төбәктә оешкан төс алган. ГТО значогына ия булучылар да күбәйгән.