- Уфадан, Стәрлетамактан, Ишембайдан 16 спортчы ярышның сигез төрендә чыгыш ясады һәм аларның һәркайсында медаль яулады, — дип хәбәр итте "Башинформ" агентлыгына Халыкара шашка федерациясе матбугат хезмәте хезмәткәре Рөстәм Шәяхмәтов.
Команда исәбендә Русия җыелма командасы дүрт тапкыр беренче булды. Аның составында Башкортстаннан Тамара Тансыккужина, Айгөл Идрисова, Александр Георгиев һәм Айнур Шәйбәков Европа чемпионнары булдылар.
Ир-атлар арасында II Европа кубогында Башкортстан вәкилләре барлык призлы урыннарны яулады. Беренче һәм икенче урыннарны уфалылар Айнур Шәйбәков һәм Александр Георгиев яуладылар. Өченче урында - Стәрлетамак вәкиле Муродулло Амриллаев.
XX Европа чемпионатында тугыз тапкыр дөнья чемпионы Александр Георгиев, Белоруссия вәкиле Михаил Семенюкка оттырып, икенче булды. Өченче Урында - 21 яшьлек Мартейн ван Эйзендорн.
Хатын-кызлар арасында, X Европа чемпионатында да, II Европа кубогында да призлы урыннарны безнекеләр алды. Беренче һәм икенче урыннарны Саха (Якутия) вәкилләре Матрена Ноговицына һәм Наталья Шестакова яуладылар.