+2 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Спорт
25 Декабря 2018, 10:59

\"Коры\" исәп белән

2002-04 елгы үсмерләр арасында шайбалы хоккей буенча Башкортстан беренчелегенә бишенче төркемдә календарь уеннар үтте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Матчларның беренчесе Әлшәй районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең хоккей мәйданчыгында узды.

Анда Әлшәй һәм Благовар районнары командалары очрашты. Уенның тәүге минутларында ук әлшәйлеләр, актив һөҗүм тактикасын кулланып, кунаклар командасына тынгы бирмәде. Атап әйткәндә, капкага юнәлтелгән һәр шайба гол белән тәмамланды. Благоварлыларны 8:0 исәбе белән җиңеп, Әлшәй хоккейчылары төркемдә иң көчлеләр икәнлеген исбатлады.

Әлеге вакытта турнирда иң яхшы нәтиҗә күрсәткән Әлшәй командасы 30 декабрьдә Кыргыз-Миякәдә Миякә районы командасы белән көч сынашачак.