-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
24 Декабря 2018, 21:00

Волейбол спорты үстереләчәк

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәскәүдә Бөтенрусия волейбол федерациясенең Күзәтчелек советы утырышында катнашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Федерация президенты Станислав Шевченко тәмамланган сезонда Русия җыелма командаларының чыгышы турында отчет тотты һәм аларның киләсе елгы сезонга әзерлеге турында сөйләде. Утырышта катнашучылар, шулай ук, Русиядә волейболны үстерү һәм популярлаштыруга бәйле актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
Башкортстанда волейбол белән һәвәскәр һәм профессиональ дәрәҗәдә 69 меңнән артык кеше шөгыльләнә. “Урал” профессиональ спорт волейбол клубы эшли. Аның составына биш команда керә: “Урал” суперлига командасы (ир-егетләр), “Урал бөркетләре” яшьләр лигасы командасы, “Самрау” югары лига командасы (хатын-кызлар), “Урал” пляж волейболы командасы (ир-егетләр) һәм “Самрау-2” резерв командасы.
Агымдагы елда Уфада Милләтләр волейбол лигасының өченче туры кысаларында матчлар узды, аларда Русия, Бразилия, Кытай һәм Иран җыелма командалары катнашты.