-2 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
12 Января 2019, 15:12

Башкортстанга Русия Спорт көрәше федерациясе делегациясе киләчәк

Уфага Русиянең Спорт көрәше федерациясе делегациясе, Александр Карелин һәм теләге булган һәркем өчен мастер-класслар үткәрүче Олимпия чемпионнары киләчәк. Бу хакта Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
12 гыйнварда республика җитәкчесе Уфа шәһәренең 5нче спорт мәктәбендә грек-рим көрәше буенча ярышларда булды һәм җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты.

- Спорт - безнең балаларга ныклы, көчле, гади яхшы кешеләр булып үсү өчен бик мөһим шөгыль. Алга таба да ярдәм итәчәкбез. Биредә комплекс бик яхшы — дүрт зур спорт залы бар, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Шулай ук, республика җитәкчесе Уфада һәм республикада дистәләгән спорт комплексы төзелеше дәвам итүне әйтеп үтте.

Исегезгә төшерәбез, 2018 ел ахырында республика җитәкчесе Мәскәүдә Русия Көрәш федерациясе президенты Михаил Мамиашвили белән дә очрашкан иде.