-3 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Спорт
30 Января 2019, 21:00

Болытлардан да биегрәк оча!

Дельтапланчы Азат Мәсәлимов моңа җирдәге авырлыкларны җиңеп ирешә.Узган елның декабрендә Мәскәүдә Русиянең Берләштерелгән җиңел авиация спорты федерациясенең 40 еллык юбилеена багышланган конференция үтте. Бу спорт төренә моторсыз, моторлы һәм дельтаплан белән парапланда очу керә.

Добавить в предпочтительные источники Google
Азат Мәсәлимов – Русиядә, Башкортстанда моторсыз дельтаплан спортына нигез салучы­ларның берсе. Унынчы сыйныфтан башлап, 40 ел дельтаплан спорты белән шөгыль­ләнә. Ул — Русия, Казахстан чемпионы, Төркиядә үткән дөнья чемпио­натының бронза призеры, СССР, Русия, халык­ара спорт мастеры, Русия җыелма командасы әгъ­засы. Австралиядә, Брази­лиядә дөнья чемпионатында уңышлы катнаша. Әлеге вакытта Уфада кадетларны укыта, парапланда очарга өйрәтә.
2-3 ел элек Русия рейтингында Азат өченче урында була. Югарырак уңышка ире­шергә финанс яктан ярдәм булмавы комачаулый, шуңа күп чемпионатларда катнаша алмый ул. Байтак халык­ара ярышларга үз исәбенә барырга туры килә. Хәтта дельтапланын да үзе сатып ала.
Азатка чемпионатлардан кайткач ял бирелгәне юк. Арып-талып чемпионаттан кайта да, иртә­гә-сен эшкә бара.
Башкортстанның танылган пилотчылары күп. 8 декабрьдә Мәс­кәүдә үткән җиңел авиация феде-ра­циясе конферен­ция-сендә пилотчылар Максим Семенов, Әл-фия Семенова, Юрий Бушуев, Күмертауның “Ротор” авиация конструкторлык бюросы җитәк­чесе Виктор Храпков, дельтаплан спорты ветераны Владимир Мысенко “Русиянең берләш-терелгән җиңел авиация спорт федера­цияcенә 40 ел” медале белән бүләкләнделәр. Шулай ук, Азат Мәсәлимовка “Русия җиңел авиа­циясенең атказанган пилоты” дигән исем бирелде.
Болытлардан да биегрәк очкан данлыклы якташларыбызны кадерли белсәк иде...

Тимербулат МӘСӘЛИМОВ.