+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
7 март 2019, 06:55

Футбол берлегендә – яңа җитәкчелек

Рәис вазыйфасына Александр Дюков тәгаенләнде.

Рәис вазыйфасына Александр Дюков тәгаенләнде.


Мәгълүм булуынча, Русиянең футбол буенча премьер-лигасы кышкы чорда күпмедер вакытка тукталып тора. Декабрь башыннан лиганың барлык уенчылары ял итте, әлеге вакытта уеннар башланды. “Уфа” командасы беренче матчны 3 мартта Мәскәүнең “Динамо”сы белән үткәрде һәм 2:1 исәбе белән җиңелде.


Ә инде Русиянең “Зенит” һәм “Краснодар” командалары Европа лигасында чыгыш ясый.“Зенит” Төркиянең “Фенербахче” командасы белән көч сынашты. Беренче матч Төр-кия­дә үтте һәм, кызганычка каршы, безнекеләр 1:0 исәбе белән җиңелде. Гомумән, без­некеләр яхшы уен күрсәтмәде. Шуңа күрә дә белгечләр Санкт-Петербургта үтәчәк матчта тагын төрекләр җиңәр дип фаразлаган иде. Әмма алай булмады. Матчның беренче минутларыннан ук безнекеләр күп һөҗүм итте һәм, нәтиҗәдә, Магомед Оздоев гол кертү бәхе­тенә иреште. Ә Казанның “Рубин”ыннан яңа гына күчкән һөҗүмче, легионер Сердар Азмун исәп аермасын тагын да зурайтты. Әмма көндәшебез дә үз капкасын гына сакламады, тайм тәмамланганда Мехмет Топал Андрей Лунев капкасына гол кертте.

Икенче таймда да безнеке­ләр уенны үз кулында тотты. Матч ахырына якынлашканда Сердар, тагын бер гол кертеп, безнең командага җиңү китерде. Матч 3:1 исәбе белән без-нең команда файдасына тә-мамланды. Шулай итеп, “Зенит” Европа лигасының алдагы раундына үтте. Анда ул Испания­нең “Вильяреал” командасы белән көч сынашачак.

Ә “Краснодар” Германия лигасының алдынгы команда-ларының берсе “Байер” белән көч сынашты. Беренче матч Краснодарда үтте. Матч дәва-мында немецлар күп һөҗүм итте, әмма гол кертә алмады. Безнекеләр дә күпме генә тырышса да матч 0:0 исәбе белән тәмамланды.

Икенче матч Германиядә үткәнлектән, белгечләр өстен-лекне “Байер”га бирде, әмма безнекеләр моның белән килешмәде. Матч ахырына якынлашканда “Краснодар” вәкиле Магомед Шапи-Сөләй­манов гол кертте. Ике минуттан каршы як исәпне тигезләде. Матч 1:1 исәбе белән тәмам­ланды, әмма безнекеләр чит мәйданда гол керткән өчен алдагы раундка үтте. Анда “Краснодар” Испа­ниянең “Валенсия” командасы белән очрашачак. Әйтергә кирәк, көндәшебез составында Русия футболы вәки­ле Денис Черышев уйный.

Русиянең алдынгы командалары Европа лигасында көрәшкәндә “Уфа” Кипрда се­зонның дәвамына әзерләнә, иптәшләрчә матчлар үткәрә. Команданың баш тренеры Дмитрий Кириченко белде­рүенчә, барлык эшләр план буенча бара.

– Команда сезонның икенче яртысына әзер. Әмма проблемалар да күп. Мәсәлән, без күп һөҗүм итәбез, әмма аз гол кертәбез. Моңа зур игътибар юнәлтергә кирәк. Голларсыз җиңүләр килмәячәк, – диде ул.

“Уфа”ның генеральный директоры Шамил Газизов бел­дерүенчә, команда алдында премьер-лигада калу бурычы куелды. Әлеге вакытта безнең команда 16 очко белән 14нче урынны били.

– Команда алдына премьер-лигада калу мәсьәләсе куелды. Минем уйлавымча, без моны хәл итә алачакбыз. Барысы да яхшы булачак, – ди ул.

Белүебезчә, кышкы каникуллар вакытында барлык командалар да яңа уенчылар сатып ала. Без дә читтә калмадык. Легионер Андрес Вомбергар, капкачы Тимур Акмурзин безнең команда составын тулыландырдылар. Ә инде барлык җанатарларның кәефен бозган хәбәр күптән түгел генә килде: Башкортстан футболында канат ныгыткан Игорь Дивеев Мәскәү “ЦСКА”сына күчте. Әйтергә кирәк, аны Англиянең – “Арсенал”, Франциянең – “Монако” командалары үз составында күрәсе килгән иде, әмма уенчы Мәскәүгә китте. Бу күчүдә элек – “Уфа”ның, ә бүген “ЦСКА”ның баш тренеры Виктор Гончаренконың өлеше зур. Беренчедән, Мәскәү командасында яшь уенчылар күп, Игорь алар арасында югалып калырга тиеш түгел. Икенчедән, бел­гечләр, Виктор Гончаренко яшь футболчылар белән эшли белә, аларның уен дәрәҗәсен күтәрә, ди. Игорьның шундый командага чакырылуы Башкортстан футболының дәрәҗәсен дә күтәрә.

Илебез футболы өчен тагын бер яңалык: Русия футбол берлегенең рәисе Виталий Мутко отставкага китте. Ул күп еллар дәвамында Русия футболы дәрәҗәсен күтәрде, ә узган елның җәендә үткән дөнья чемпионатының яхшы оештырылуында аның өлеше зур. Аның урынына Александр Дюков тәгаенләнде. Яңа җитәкче­лек белән дә Русия футболы яңа уңышларга ирешер, дигән ышанычта калабыз.


Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас