+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Спорт
1 апрель 2019, 11:05

Бәйгедә кем җиңәр?

9-14 июльдә Уфада Халыкара Олимпия комитеты ярдәмендә масштаблы спорт чарасы — 53нче Халыкара балалар уеннары узачак. Яшь спортчылар спортның тугыз төре: җиңел атлетика, йөзү, фехтование, грек-рим көрәше, дзюдо, кыяга үтмәләү, футбол, баскетбол һәм пляж волейболы буенча көч сынашачак.

Балалар уеннарының генераль спонсоры – “Газпром” җәмгыяте.
Уеннарда төрле илләрдән 1500дән артык спортчы катнашачак. Уфага Австралия, Канада, АКШ, Кытай, Мексика, Нидерланды илләреннән 12-15 яшьлек спортчылар киләчәк.
Уфа шәһәре командасы уеннарда 2011 елдан башлап катнаша. Булачак уеннарның төп вакыйгаларының берсе футбол ярышы булачак. Ул “Дуслык өчен футбол” дип атала.
“Дуслык өчен футбол” Халыкара балалар социаль программасы инициаторы “Газпром” җәмгыяте тарафыннын 2013 елдан гамәлгә ашырыла һәм бөтен дөнья буенча миллионлаган яшь спортчыны берләштерә. Соңгы алты ел эчендә бу бәйгедә 5500дән артык бала катнашкан.
Читайте нас