Уфаның “Ватан” этнопаркында 53нче Җәйге халыкара балалар уеннарын ябу тантанасы узды
Мәгълүм булуынча, 9-14 июльдә Уфада 53нче Җәйге халыкара балалар уеннары барды. Якшәмбе көнне “Ватан” этнопаркында уеннарны ябу тантанасы узды.
Чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм аның хатыны Каринэ Хәбирова да катнаштылар. Республика җитәкчесе төбәкнең барлык командалары (Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Белорет, Күмертау, Туймазы) вәкилләре белән аралашты. Яшь спортчылар һәм аларның тренерлары Радий Хәбиров белән иркенләп сөйләшергә дә, селфи ясарга да өлгерде. Радий Хәбиров аларны республика, Уфа киләчәктә дә халыкара ярышлар үткәрү хокукын яклаячак дип ышандырды.
Шулай ук Халыкара балалар уеннары комитеты президенты Торстен Раш башкарылган эшкә югары бәя бирде, шәһәр һәм төбәк җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.
– Уфа уеннарның яхшы үтәчәгенә 100 процент гарантия бирәбез, дип вәгъдә итте. Минемчә, моңа ул 140 процентка иреште. Сез искиткеч уеннар уздырдыгыз, – дип билгеләп үтте Торстен Раш.
– Волонтерлар гел ярдәмгә килде. Минем Русия буенча телефоным нибары ике тапкыр шалтырады. Бу яхшы билге. Мин Уфаның кунакчыллыгы турында күп ишеттем һәм беләм, хәзер аның данын бөтен дөньяга таратучы 1500 илчесе бар, – диде Халыкара балалар уеннарының генеральный секретаре Ричард Смит.
Әйтергә кирәк, Халыкара балалар уеннарында беренчелек Уфа командасында. Алар 25 медаль яулады, шуның 8е – алтын, 6сы – көмеш һәм 11е – бронза.
– Безнең уеннарның концепциясенә ярашлы, медальләр саны буенча нәтиҗә ясау каралмаган. Иң мөһиме – балаларның бер-берсе белән аралашуы. Шулай да Уфаның беренче урын яулавын хәбәр итүемә шатмын, – диде уеннарның баш судьясы Андрей Кривошеев.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин билгеләвенчә, яшь спортчылар киләчәктә Олимпия уеннарында катнашып, үз илләре өчен медальләр яулаячак.
Уеннарны ябу тантанасында кунакларны һәм уфалыларны Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин дәртле җырлары белән сәламләде. Тантаналы чара салют белән тәмамланды. Уфа Уеннар флагын тантаналы рәвештә Венгриянең Кечкемет шәһәренә тапшырды. Анда ярышлар 2020 елда узачак.