+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
22 июль 2019, 13:41

Мөфти "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты һәм 10 чакрым араны йөгереп узды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин "Төнге Казан - 2019" йөгерешендә катнашты һәм 10 чакрым араны йөгереп узды.
Әлеге йөгерештә өч меңгә якын кеше катнашты. Стартка профессиональ спортчылар белән беррәттән һәвәскәрләр дә чыкты. Аларга 1,5 һәм 10 чакрымлык дистанцияләр тәкъдим ителде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мөселманнар башлыгы берничә тапкыр "Казан марафоны"нда катнашты. Мисал өчен, быел 5 майда узган марафонда ул 42,2 километр араны уңышлы йөгереп узды, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайты.
Читайте нас