Салаватлылар Эмиль Сәйфетдинов һәм Глеб Чугунов Тольяттида Русия җыелма командасы составында Степанов исемендәге Техник спорт комплексы аренасында “Спидвей наций” алтын медальләрен яулады. Алар белән бергә Ерак Көнчыгыш вәкиле Аретм Лагута да чыгыш ясады. Бу өчлек икенче ел дөнья чемпионнары булды.
– Салават егетләре – дөнья чемпионнары! Авырлыклар аша килгән җиңү бу, – дип язган республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров социаль челтәрдәге битендә.
Республика җитәкчесе сүзләре буенча, спидвей республикада популяр һәм яраткан спорт төре булды, ләкин соңгы елларда аңа ярдәм күрсәтелмәде.
– Шуңа карамастан, энтузиастлар бу спорт төрен ташламаган һәм, күреп торасыз, осталыкның югары дәрәҗәсендә. Мондый энтузиазм үсентеләре һәм спортка көчле мәхәббәт булган җирдә дәүләт ярдәме дә чагылырга тиеш, – дип үз фикерен белдергән Радий Хәбиров.