+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
24 июль 2019, 12:44

Беренче җиңелүдән соң үлгән

Русия боксчысы Максим Дадашев алыштан соң дәваханәдә үлгән.

Русия боксчысы Максим Дадашев алыштан соң дәваханәдә үлгән.
28 яшьлек Максим өчен Сабриэль Матиас белән алыш соңгысы булды. Ярыштан соң Максим баш җәрәхәте белән дәваханәгә эләгә. Ә кичә күңелсез яңалык ишеттерделәр: боксчы аңына килмичә вафат булган.
Максим Дадашев бокста уңышлы карьера ясый, дүрт ел элек өйләнә, хатыны белән бер бала үстерәләр.
Максимның тренеры спортчының күп җәрәхәтләр алуын күреп, алышны туктатмакчы була. Әмма ул аны тыңламый.
Максим Дадашев 11 раунд дәвамында алыша, шуннан соң үзен начар хис итә. Спортчыны аңсыз килеш дәваханәгә алып китәләр.Табиблар Максимның баш мие шешүен ачыклый һәм операция ясый.
Әмма алар боксчыны коткара алмый. Әйтергә кирәк, бу аның беренче җиңәлүе иде.
Читайте нас