Бөтендөнья шахмат федерациясе карары нигезендә 1966 елдан 20 июльдә Халыкара шахмат көне билгеләп үтелә.
XVI-XVII гасырларда төрле шахмат мәктәпләре барлыкка килә, XVIII гасырда шахмат үзәге булып Франция санала. XIX гасырда шахмат уены үсешенә ул вакытта дөньяның иң оста уенчысы Пол Морфи һәм Русия спортчысы Александр Петров зур өлеш кертәләр.
Шуны да әйтергә кирәк, тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар заманында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның төп әһәмияте – кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә. Шуңадыр, гомере буе шахмат уйнаган кеше олыгайгач та камил акылын, ачык зиһенен югалтмый.
Михаил Ботвинник 15 ел дәвамында дөнья чемпионы була, 1948 елдан 1963 елга кадәр аны беркем дә җиңә алмый. Михаил Ботвинник бөек уенчыларны, шул исәптән Анатолий Карпов, Гарри Каспаров һәм Владимир Крамникны да үстерде. 20 яшендә үк СССР чемпионы була. 1970 елда уенчы карьерасын тәмамлый һәм үзен шахмат буенча компьютер программаларын үстерүгә һәм яшь совет уенчыларын укытуга багышлый.
Анатолий Карпов – тарихтагы иң бөек шахматчыларның берсе. Ул 1975 елдан 1985 елга кадәр дөнья чемпионы титулын беркемгә дә бирми. Аның 160тан артык титулы бар. Карпов 4 яшьтән шахмат белән кызыксына башлый һәм 12 яшендә дәрәҗәле
Ботвинник шахмат мәктәбенә кушыла.
Ул шахмат уены тарихында иң югары рейтингка ия. Карпов 1996 елда дөнья чемпионы титулын яклый.
Гарри Каспаров 1985 елда 22 яшендә дөнья чемпионы була. 1986 елдан 2005 елга кадәр аны җиңә алучы табылмый. Каспаров 10 яшендә Михаил Ботвинник шахмат мәктәбендә укый башлый. Гарри Каспаров 20 ел дәвамында иң яхшы шахматчы булды.
Владимир Крамник – шахматта зур үрләргә ирешкән кеше. Ул 14 тапкыр дөнья чемпионы титулын яулый, Русия җыелма командасы белән дә күп җиңүләргә ирешә.
2000 елда Лондонда узган ярышта Гарри Каспаровны җиңеп, Владимир Крамник дөнья чемпионы титулын яулый. Ул – Русия командасы составында өч тапкыр Бөтендөнья шахмат олимпиадасы чемпионы. Шулай ук, ул ике тапкыр “Шахмат Оскары” иясе.
Иң озак партия 1985 елда Иван Николич һәм Горан Арсович арасында үтә. Алар егерме сәгатьтән артык көч сынаша, уен фигуралары белән 269 йөреш ясыйлар. Шуңа да карамастан, бу көрәштә җиңүче билгеләнми, биредә дуслык җиңә.
Хатын-кызлар арасында Лоран Фрессине һәм Александра Костенюк 18 сәгать дәвамында көрәшә, 237 йөреш ясый һәм бу бәйгедә Александра җиңеп чыга.
Сергей Карякин – хәзерге заманның иң күренекле һәм титуллы шахматчыларының берсе. 12 яшендә спортчы иң яшь гроссмейстер исемен яулый. Бүгенге көндә ул бу исемгә тиз шахмат буенча дөнья, Олимпия уеннары чемпионы, 2015 елгы Дөнья кубогы җиңүчесе титулларын да өстәде.