26 июль – Парашютчылар көне...
Бу көнне парашют белән сикерүгә мөнәсәбәте булган һәркем бәйрәм итә: спортчылар, десантчылар, коткаручылар, янгын сүндерүчеләр, пилотлар һәм космонавтлар. Әлбәттә, аларга якыннары, дуслары һәм туганнары кушыла.
Агымдагы елда Русиядә Парашютчылар көне
26 июльдә билгеләп үтелә. Әмма безнең илдә ул – рәсмиләштерелмәгән бәйрәм. Бу көнне спорт ярышлары һәм күрсәтмә чыгышлар уздырыла. Профессионаллар бәйрәм датасына юбилей сикерүләрен туры китерә.
Бәйрәмнең тарихы 1930 елның 6 июленнән башлана. Бу көнне Воронеж шәһәре янында Борис Мухортов җитәкчелегендәге парашютчылар төркеме самолетлардан сикерүләр сериясен үткәрә. Бу вакыйга Русия территориясендә парашют
спорты белән күпләп мавыгу башлангычы булды. Ә аны үткәрү датасы бәйрәм көне булып билгеләнде.
Соңгы елларда Русиядә парашютчылар көне киң популярлык алды. Бәйрәм чаралары профессиональ даирәләрдә, шулай ук экстрим һәм әлеге спорт төрен яратучылар арасында уза.
Алексей Буренин 1985 елның 21 октябрендә Уфада туа. Балачакта ул тау чаңгысы спорты белән шөгыльләнә. Спорт мастерлыгына кандидат нормативын үти, соңрак Башкортстан җыелма командасына эләгә, төбәк ярышларында җиңүләр һәм призлы урыннар яулый.
Арытаба ул Альберт Бикмәтов белән таныша. Ул – классик парашютизм һәм тау чаңгысында шуу буенча Русия чемпионатлары һәм халыкара ярышларда җиңүче. Аның белән аралаша башлагач, Алексей бу спорт төре белән ныклап кызыксына һәм үзен сынап карарга була. 2000 елда парашют белән беренче сикереш ясый.
Киләсе елда ук Алексей Буренин бу спорт төрендә Русия чемпионы исемен яулый, ә 2002 елда Русия җыелма командасына алына. Шул ук елда парашют спортының икенче төре буенча ярышларда да беренче тапкыр катнаша. Аның буенча да 2007 елда Русия җыелма командасына элә-гә.
2013 елның декабреннән Алексей Буренин – Башкортстанның Парашют спорты федерациясе рәисе урынбасары.
Ул – күп тапкыр дөнья һәм Европа, шулай ук, 9 тапкыр Русия чемпионы. 2013 елда ул “Русиянең спорт мастеры” исеменә лаек булды.
Башкортстанның Парашют спорты федерациясе 1996 елның 15 февралендә оештырыла. Шул елда классик парашютизм буенча беренче тапкыр Башкортстан чемпионаты уздырыла.
2017 елда Уфа шәһәре спортчыларыннан торган Русия җыелма командасы парашют-тау чаңгысы ярышы буенча дөнья чемпионатында беренче урынны яулады.
Шулай ук, Уфа хәрби-патриотик парашют спорт клубы Башкортстан Парашют спорты федерациясе белән берлектә “Яшь парашютчылар” программасын уңышлы гамәлгә ашыра. Нәтиҗәдә, 16 яшьлек үсмер парашют спорты буенча илебездә беренче тапкыр “Русия спорт мастеры” нормативын үти.
Әлеге вакытта, Алексей Бурениннан тыш, Башкортстан Парашют спорты федерациясендә Антон Филиппов, Аяз Кәримов, Алексей Толкачев, Ксения Трофимова эшлиләр. Алар – барысы да бу спорт төренең дөнья чемпионнары.
Аэродромны булдыруның башында парашют спорты белән мавыгучы кешеләр төркеме, шул исәптән республика спортчылары тора. Хәзерге вакытта Уфа авиаклубы Башкорт-станның Кушнаренко районында урнашкан Первушино авиация мәйданчы-гында нигезләнә. Мәйдан-чык 2011 елның маеннан эшли. Клубта төрле авиа-техниканың шәхси хуҗа-лары берләшкән, аларның саны 20 берәмлектән артып киткән.
Юрий Косенков “Первушино” парашют үзегендә дүрт елдан артык видеооператор булып эшли. Ул кеше сикергән вакытта аларның хис-тойгыларын фоторәсемгә төшерә. Әйтергә кирәк, аңа әлеге вакытта 67 яшь.
– Беренче тапкыр парашют белән сикергәнемә инде 30 елдан артык вакыт үтте. Барысы да армиядә хезмәт итүдән башланды. Соңрак мин очучы булып контракт буенча хезмәт иттем. Елына без 2 сикерү эшләргә тиеш идек. Сикер-гән вакытта курку булмады. Гомумән, беренче тапкыр сикергәндә нәрсә булганын юньләп аңламыйсың да. Ә арытаба сикергән вакытта куркуны онытып, күкнең, табигатьнең матурлыгын күрә башлыйсың.
Мин 6 меңнән артык сикерү ясадым. Өлкән яшьтә булсам да, сикерүләрне дәвам итәм әле. Әлбәттә, һәр сикереш алдыннан дулкынлану бар. Барысы да һава торышына бәйле.
Безнең үзәккә күп кеше сикерү ясар өчен мөрәҗә-гать итә. Шәхсән дә, профессиональ парашютчы белән дә сикереш ясарга була, – дип сөйләде Юрий Косенков.
* Иң өлкән ир-егет парашютчы булып 97 яшендә өч чакрымлы биеклектән сикергән Джордж Мойз санала. Ә хатын-кызлардан 102 яшендә Дороти Кластер сикергән.
* Парашют белән сикерү спортның иң куркыныч төре булып санала. Статистика буенча, һәр 4000 сикерешнең берсе уңышсыз тәмамлана.
* Парашют ачылганчы кешенең төшү тизлеге сәгатенә 180 километр тәшкил итә. Парашют ачылганчы бер минутта кеше 3 километр ара үтәргә мөмкин.
* Парашютчы Уилл де Сильва гел үзенең Отис кушаматлы эте белән сикерә. 10 ел эчендә алар берлектә 64 сикереш ясаган.
* 1931 елның 14 июлендә СССРда хатын-кызлардан беренче тапкыр Любовь Кулешова сикерә.