4 августта Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Спорт әзерлеге үзәге базасында яшь спортчылар өчен бокс буенча осталык дәресендә булды. Тренировканы Русия Дәүләт думасы депутаты, авыр үлчәмдә бокс буенча дөнья чемпионы Николай Валуев үткәрде.
– Бүген минем өчен үзенчәлекле көн, чөнки мин бокс гыйбадәтханәсенә килдем, - дип ассызыклады легендар спортчы үзенең сәламләү сүзендә. - Безнең Радий Фәрит улы белән республикада спортның бу төрен үстерү буенча яхшы уй-ниятләребез бар. Шуңа күрә безнең очрашулар һәм хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәр дип ышанам.
Республика җитәкчесе сүзләренә караганда, якын арада Башкортстан иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын үткәрү хокукын яклаячак. Моның өчен төбәктә яңа заманча мәйданчыклар төзеләчәк.
– Республика һәм Уфа турында сөйләсәк, бездә бик күп спорт объектлары барлыкка киләчәк. Көрәш сарае проекты югары әзерлек дәрәҗәсендә, ул шул исәптән бокс буенча ярышларга да юнәлтеләчәк. Зур турнирлар уздыру өчен тагын бер мәйданчык яңа волейбол аренасы базасында барлыкка киләчәк, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстан җитәкчесе белдергәнчә, бүген Уфада бокс мәктәбен ачу турында фикер алышына. Мәйданчык буларак аның өчен Затонда яңа спорт әзерлеге үзәге карала.
- Безнең идарә командасының төп бурычларыннан берсе - киңкүләм спортны үстерү. Тренерлар коллективы безне хупласа, бокс мәктәбе өчен Камышлыда мәйданчык тәкъдим итәбез. Анда зур заманча комплекс төзелгән, - диде Радий Хәбиров.
Осталык дәресе ахырында төбәк җитәкчесе Николай Валуев тренерлар һәм яшь спортчылар белән аралашты.