+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
9 август 2019, 04:31

Олимп тавы безгә буйсына!

1918 елда илдә беренче Физик культура институты ачыла

1918 елда илдә беренче Физик культура институты ачыла


Августның икенче шимбәсендә билгеләнеп үтүче Физкультурачылар көне – профессиональ спортчыларныкы гына түгел, спортны үз итүче, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышларына чын күңелдән сөенә белүчеләрнең дә бәйрәме. Спорт белән шөгыльләнү ихтыяр көче булдыра, түземлек һәм чыдамлык тәрбияли. Ә бу – хәзерге заманда бик кирәк сыйфатлар.


Безнең илдә беренче физик культура институты 1918 елда Мәскәүдә ачыла. Гомумән алганда, рәсми рәвештә Физкультурачылар көне 1980 елдан үткәрелә. Агымдагы елда ул 39нчы тапкыр үтә.

Бүген физик культураны хәзерге заман җәмгыятенең бер өлеше дип әйтергә була. Безнең җәмгыятьтә аның үсеш дәрәҗәсе турында ил хал­кының сәламәтлеге һәм физик торышы күрсәткечләре буенча фикер йөртергә мөмкин.

Әлбәттә, һәр спортчы үз алдында Олимпия уеннарында җиңү максатын куя. Безнең илдә алар шактый.

2012 елда волейбол буенча Русия җыелма командасы Олимпия уеннарының алтын медален яулады. Финалда без Бразилия җыелма командасы белән көч сынаштык. Башта 2:0 исәбе белән җиңелеп килеп, тренер Владимир Алекно безнең команданың уенын үзгәртеп, илнең волейбол тарихында иң танылган җиңү яулады.

Мәгълүм булуынча, 2014 елда Олимпия уеннары Ру­сиянең Сочи шәһәрендә үтте. Анда безнең чаңгычылар истәлекле җиңү яулады. Медальләрне Русия егет­ләре генә алды.

Биатлончылар да югалып калмады. Русия җыелма командасы эстафетада беренче булып килде.

Русиянең бөек спортчысы Александр Карелин 800дән артык җиңү яулады. Ул – классик стильдәге көрәшче, бер­ничә тапкыр СССР, Русия, дөнья чемпионы, Олимпия уеннарында бер көмеш һәм өч алтын медаль яулады. Русиянең һәм дөньяның иң яхшы спортчысы титулына лаек булды, ул XX гасырның иң танылган атлетлары арасына керде.

Әлбәттә, без Уфаны горурлык белән спорт шәһәре дип әйтә алабыз. Безнең шәһәрдә барлык спорт төрләре дә үсеш алган. Заман таләпләренә җавап бирүче футбол стадионы, Боз сарае төзелде. Командаларыбыз да уңышлары белән сөендереп кенә тора.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хә­бировның спортка мөнәсә­бәте бик яхшы. Мәгълүм булуынча, 2022 елда Русиядә волейбол буенча дөнья чемпионаты узачак. Республика җитәкчесе тырышлыгы нәтиҗәсендә, ул Уфада да үтәчәк. Башкалабызда яңа волейбол үзәге дә төзеләчәк.

Безнең спорт мәктәпләре дә Русиядә алдынгы урыннарны били. Әлеге вакытта яшь биатлончыларыбыз Антон Бабиков һәм Эдуард Латыйпов Русия данын яклый. Алар узган Европа чемпионатында төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады.

Уфада профессиональ футбол клубы күптән түгел генә булдырылды, әмма үзебезнең күренекле футболчыбызны булдырдык та инде. Игорь Дивеев – “Уфа” футбол клубының шәкерте. Ул үсмерләр арасында үткән Европа чемпионатында дөнья­ның иң көчле команда­ларының игътибарын үзенә җәлеп итте. Арытаба Русиянең иң алдынгы коман­даларының берсе “ЦСКА”га күчте. Хәзер ул алар составында Европа лигасында көч сынашачак. Әйтергә кирәк, “ЦСКА” командасына тагын бер яшь уенчыбыз Иван Обляков күчкән иде. Хәзер инде ул Русия җыелма командасында чыгыш ясый.
Читайте нас