Салават Фәтхетдиновның улы автомобиль спорты буенча Русия күләмендәге ярышта җиңгән.
17 августта Мәскәү өлкәсендәге Коломна шәһәрендә 18 яшькә кадәрге спортчылар арасында Русия кубогына автомобиль спорты буенча ярышның 6нчы этабында Казан егете Рөстәм Фәтхетдинов җиңгән.
Рөстәм - җырчы Салават Фәтхетдиновның улы. Башка этапларда да ул уңышка ирешкән. 6нчы этапта җиңгәннән соң ул пьедесталның иң югары баскычына күтәрелгән.
Шунда ук Татарстан флагы һәм республика гербы алдына басып, интервью биргән. Мәскәү этабындагы ярышны карарга һәм Рөстәмне котларга аның әнисе Ләйсән һәм әтисе килгәннәр, дип яза "Татар-информ".