+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
23 август 2019, 04:15

Дельтаплан спорты ярдәмгә мохтаҗ

Ни өчен ул дәүләт игътибарыннан читтә кала?

Ни өчен ул дәүләт игътибарыннан читтә кала?


Июльнең соңгы көннәрендә Пятигорскида дельтаплан спорты чемпионаты үткәрелде. Анда катнашу өчен СССРда дельтаплан спортына нигез салучы­ларның берсе Азат Мәсәлимовка финанслау булмады. Шунлыктан Азат чемпионатта катнаша алмады. Бу хәлне Мәскәүдә белгәч, аны баш судья итеп чакырдылар. Моның өчен Азатка эш хакы түләнәчәк.
Финанс министрлыгына бер югары түрә “хоккей, футбол ярышларында катнашу өчен генә финансларга” дигән фәрман биргән, имеш. Аңлаган кешегә дельтаплан спорты барлык спорт төрләреннән өстен тора. Ул оборона куәтен ныгыту өчен дә зур әһәмияткә ия, очучылар әзерләргә дә тәүге адым булып тора. СССР заманында аэроклуб, аэродром төзелде. ДОСААФ аэроклубында очарга өйрәнгән очучылар Бөек Ватан сугышы елларында да кыюлык, батырлык күрсәтте, фашистлар самолетларын яндырды.

Безнең заман түрәләре, ДОСААФ аэроклубы аэро­дромнарының күп өлешен сатып авыл төзетте. Илебезнең оборона куәтен ныгыту турында уйламадылар.

Әйтергә кирәк, Азат Мәсәлимов – моторсыз дельтаплан буенча Башкортстан, Русия җыелма командасы әгъзасы. Агымдагы елда аның дельтапланда оча башлавына 40 ел булды. Азат күп очракта чемпионатларга үз исәбенә бара. СССР заманында Төркиядә үткән дөнья чемпионатына үз исәбенә барып, бронза медаль яулады. Русиянең бу спорт төрендә беренче медале иде ул.

Азат Мәсәлимов – моторсыз дельтаплан спорты буенча СССР, Русия, халыкара класслы спорт мастеры, ун тапкыр Русия чемпионы. Шулай ук, ул “Русия җиңел авиациясенең атказанган пилоты” дигән исемгә лаек булды.

Бүген ул, финанслау булмаганлыктан, күп чемпионатларда катнаша алмый. Ике ел элек Азат бу спорт төре буенча Русия рейтингында өченче урында иде. Бу урында калу өчен аңа барлык ярышларда катнашырга кирәк. Ә ул күп кенә чемпионатларга бара алмый. Аңа спортчы стипендиясен бирү таләп ителә дип уйлыйм.

Азатның хәтта Африкада очканы булды. Австралия, Грузия, Азәрбайҗан ярышларында призлы урыннар яулады.

Дельтаплан спортына нигез салучы, бүген дә сафта калучы спорт мастеры Азат Мәсәлимов даими финанслауга мохтаҗ дип уйлым.
Тимербулат МӘСӘЛИМОВ.
Читайте нас