+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
25 август 2019, 14:41

Катнаш эстафетада өлгерләр һәм җитезләр җиңде

Уфада Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы дәвам итә.

Уфада Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы дәвам итә.
Бүген Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы кысаларында башкалада катнаш эстафета узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча иң өлгер команда Самара өлкәсеннән булып чыкты. Җиңүче команда эстафета этапларын 1.38,22 минутта үтте.
Икенче урында Новгород өлкәсе пенсионерлары. Аларның нәтиҗәсе — 1.41,91 минут, ә Омскидан килгән өлкән спортчылар 1.43, 56 минут белән өченче урынга чыкты.
Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, эстафета нәтиҗәләре буенча республика командасы 22нче урында. Барлыгы әлеге ярышларда 72 команда катнашкан.
Билгеле булуынча, кичә Уфада Русия пенсионерларының VI Спартакиадасы ачылды. Ярышларга Русиянең 76 төбәгеннән һәм 7 чит илдән катнашучылар килде.
Читайте нас