+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
27 август 2019, 04:20

Алтын буын вәкилләре спартакиадага җыелды

Уфаның “Динамо” стадионында Русия пенсионерларының VI спартакиадасын ачу тантанасында илнең 76 төбәгеннән һәм чит илләрдән 700дән артык өлкән яшьтәге спортчы катнашты. Аларны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров сәламләде.

– Башкортстанда Русия пенсионерлары спартакиадасын кабул итү безнең өчен зур дәрәҗә, – диде төбәк җитәкчесе. – Бу чара сезнең өчен истә калырлык булсын, матур һәм кунакчыл республикабызга тагын килү теләге тусын. Сезгә җиңүләр, сәламәтлек һәм күңел күтәренкелеге телим!

Русиянең спорт министры урынбасары Марина Томилова спартакиаданы оештыручыларга кунакчыллыклары өчен рәхмәт белдерде, ярышларда катнашучыларга уңышлар, озын гомер теләде һәм ил Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодец белән Русиянең спорт министры Павел Колобковның сәламләү сүзләрен җиткерде.

– Без сезнең белән Уфага очраклы гына җыелмадык, – диде Марина Томилова. – Башкортстан – Русиянең спорт иң нәтиҗәле үсешүче төбәкләренең берсе. Биредә спортны бик яраталар. Спорт корылмалары төзелә. Танылган Олимпия, Паралимпия һәм Сурдлимпия чемпионнары бар. Биредә республика җитәкчесе дә спортны ярата!

Тантана ахырында Марина Томилова “Хезмәткә һәм оборонага әзер” комплексы нормативларын уңышлы үтәгән спорт ветераннарына алтын билгеләр тапшырды.
Читайте нас