Уфада Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров СССРның атказанган тренеры Владимир Борман истәлегенә 16 яшькә кадәр яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XXXIV Бөтенрусия ярышларын ачу тантанасында катнашты. Турнирга ил төбәкләреннән һәм якын чит илләрдән 300дән артык спортчы килгән иде.
Төбәк җитәкчесе үзенең тәбрикләвендә ярышларда катнашучыларга гадел көрәш һәм уңышлар теләде. Аның сүзләренә караганда, Башкортстанда спорт көрәше җитди үсеш алачак.
Ярышларны ачу тантанасында, шулай ук, Грек-рим, ирекле һәм хатын-кызлар көрәше халыкара федерациясе вице-президенты Ахрол Рузиев, өч тапкыр Олимпия чемпионы, Русиянең Дәүләт думасы депутаты Александр Карелин һәм Русиянең Спорт көрәше федерациясе президенты Михаил Мамиашвили катнашты. Алар турнирны оештыручыларга әлеге спорт төре үсешенә булышлык иткәннәре, күренекле спортчы һәм тренер Владимир Борман турында истәлек саклаганнары өчен рәхмәт белдерде.
Арытаба Радий Хәбиров ил һәм халыкара дәрәҗәдәге ярышларда күп тапкырлар җиңүче һәм призер, Башкортстан көрәшчесе Ислам Опиевка “Русиянең спорт мастеры” исемен бирү турында документ һәм билге тапшырды.
Ярышларны ачканнан соң Радий Хәбиров республиканың спорт һәм мәгариф учреждениеләренең тренерлар составы вәкилләре белән очрашты. Анда Башкортстанда спорт көрәшен үстерүнең өстенлекле юнәлешләре, матди базаны ныгыту, яңа күнегүләр мәйданчыкларын ачу мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.