Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм футбол буенча Русия җыелма командасының баш тренеры Станислав Черчесов “Уфа” һәм “Зенит” (Санкт-Петербург) клублары арасында Русия Премьер-лигасының җиденче туры матчын карады. Уен “Нефтяник” стадионында узды һәм хуҗалар файдасына 1:0 исәбе белән тәмамланды. Уфалыларның Санкт-Петербург командасын тарихта беренче җиңүе бу.
Матч алдыннан Радий Хәбиров һәм Станислав Черчесов республикада спортны үстерү, шул исәптән, шәһәргә яңа футбол стадионы кирәкме-юкмы дигән мәсьәләләр турында формаль булмаган шартларда фикер алышты. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бу – универсаль комплекс, анда спорт ярышлары гына түгел, мәдәни чаралар, концертлар да үткәрергә мөмкин булыр иде. Шунда ук футбол клубы базасы, фирма киемнәре һәм клуб атрибутикасы кибете булуы мотлак. Мондый киң колачлы корылма үзен акласын өчен башка эш юнәлешләрен дә карарга кирәк.
Төбәк җитәкчесе белдерүенчә, шушы көннәрдә Спорт көрәше үзәген төзүгә старт бирелде. Шулай ук планда – волейбол аренасын төзү.
Радий Хәбиров Станислав Черчесовка Русия һәм Испания җыелма командалары арасында дөнья чемпионаты матчыннан алган тәэссоратлары турында сөйләде.