+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
29 август 2019, 04:10

Олимпия уеннарына юллама оттык!

Республиканың профессиональ клублары алдына җитди максатлар куелды

Республиканың профессиональ клублары алдына җитди максатлар куелды


Соңгы елларда республикада спорт шактый зур үсеш алды. Күптән түгел генә “Уфа” футбол клубы Европа лигасында чыгыш ясады, “Урал” волейбол клубы Русия лигасында алдынгы урыннар өчен көрәш алып бара. Ә берничә ел элек барлыкка килгән “Уфимец” баскетбол клубы илнең алдынгы лигасына чыгарга омтыла. “Салават Юлаев” хоккей командасы, гадәттәгечә, алдынгы урыннар өчен көрәшә.


“Уфа” футбол командасы өчен яңа сезон башланды да инде. Гадәттәгечә, узган сезонда яхшы уен күрсәткән спортчылар Ру­сиянең алдынгы командаларына күчте. Клубның генеральный директоры Шамил Газизов әйтүенчә, команда уенчыларны сат­кан акчага яши дә инде. Гомумән алганда, Русия премьер-лигасында иң аз бюджет безнең командада. Ул елдан-ел яшәрә, оста уенчыларыбыз китә, әмма нәтиҗәбез һәрчак бар. Белгечләр билгеләвенчә, клуб җитәкчелегенең дөрес трансферлар сәя­сәтен алып баруы командага яхшы нәтиҗә күр­сәтергә мөмкинлек бирә. Әлбәттә, коман­даның баш тренеры Вадим Евсеевны билгеләп үтәргә кирәк. Узган елда ул клубка сезон уртасында килде. Ул вакытта безнекеләр азаккы урында бара иде. Нәтиҗә­дә, без 13нче урынны алып, илнең иң алдынгы лигасында калдык.

Агымдагы сезонда без­некеләр яхшы уен күрсәтә. Аерым алганда, җанатар­ларны команданың күп гол кертүе сөендерә. Шулай булгач, җиңүләр булачак дигән сүз. Командада үзе­без үстергән футболчылар булуы шатлыклы. Агымдагы елда “Уфа-2” командасыннан яшь уенчылар Данила Емельянов һәм Алексей Чернов кушылды. Әйтергә кирәк, алар Русия премьер-лигасында үз көчләрен сынап карады. Вадим Евсеев билгеләвенчә, арытаба алар үзләрен күрсәтергә тиеш.

“Урал” волейбол клубы өчен яңа сезон 13 октябрь­дә генә старт алса да, алар әзерлекне бүгеннән башлады. Агымдагы елда ко­мандабызда үзгәрешләр булды. Күп еллар буе безнең команданың данын яклаган алдынгы уенчыбыз, Русия җыелма командасы вәкиле Дмитрий Ковалев Санкт-Петер­бургның “Зенит” командасына күчте. Бу очракта акча мәсьәләсе күп роль уйнагандыр. Без “Газпром” җәмгыяте командасы белән бу яклап ярыша алмыйбыз.

Ә җанатарларны сөен­дергән хәбәр июнь аенда килде. Безнең командага Алексей Спиридонов кайтты. Элегрәк ул “Урал”ның данын яклаган иде. Шул вакыттан җанатарлар аны бик яратты, үз итте. Гомумән, белгечләр әйтүенчә, бездә көчле команда җыелды. “Урал” ЕКB кубогында катнашырга ниятли. Моның өчен Русия лигасында ким дигәндә 5нче урынны алырга кирәк. Ә мәгълүм булуынча, Русиядә дөнья­ның иң көчле уенчылары эшли. Һәм бу максатка ирешергә безнең командага бик авыр булачак.

“Уфимец” баскетбол клубы яңа сезонга әзерлекне июльдә башлады. Әлеге вакытта команда тренерлары яңа уенчыларны сайлый. “Уфимец”ка эләгер өчен Саратов, Ырынбур, Казан һәм башка шәһәрләрдән спортчылар килгән. Әлбәттә, аларның иң яхшылары гына безнең командада калачак.

Әлбәттә, республикабызда, профессиональ клублардан тыш, шәхси спортчыларыбыз да бар. Биатлончылар Эдуард Латыйпов һәм Антон Бабиков, җәен чаңгы­ларны роликларга алыштырып, төр­ле дәрәҗәдәге ярышларда көч сынаша.

Спортчыларыбызга һәм командаларыбызга җиңү­ләр генә телибез!
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас