+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 август 2019, 05:02

Җиңү – Башкортстан командасында!

27 августта Уфаның Спорт әзерлеге үзәгендә Русия пенсионерларының VI Спартакиадасын ябу тантанасы узды. Анда республиканың яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов, Русия Пенсионерлар берлеге рәисе урынбасары Абдурахман Магомедов, 13 тапкыр Паралимпия, 18 тапкыр дөнья, 43 тапкыр Европа чемпионы, Русиянең Паралимпия комитеты вице-президенты, Русиянең атказанган спорт мастеры Римма Баталова катнашты.

Чарага Русиянең 78 төбәгеннән, Чехия, Финляндия, Әрмәнстан, Бөек Британия, Литва, Германия, Франция­дән спортчылар килде. Алар өч көн буена җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, ату, шахмат, дартс кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Шулай ук, Башкортстан һәм башка төбәкләр пенсионерлары арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды.

Спартакиадада Башкортстан командасы җиңде. Икенче урында – Самара, өченчедә – Иркутск спортчылары. Безнекеләр дартс, ату буенча алдынгы урыннарны алды.

– Хөрмәтле дуслар! Сезне республикада кабул итү – безнең өчен зур дәрәҗә. Сез бу спартакиаданы беркайчан да онытмассыз дип уйлыйм. Барлык катнашучыларны бу спорт бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм. Русиянең Спорт министрлыгына, Русия пенсионерлары партиясенә һәм волонтерларга рәхмәтемне белдерәсем килә.

Без бик тырыштык һәм күп нәрсәгә ирештек. Без алдыбызга ярышлар өчен уңайлы мохит булдыру бурычы куйган идек. Кешеләр аралашсын, тәҗрибә уртаклашсын һәм яхшы шартларда ярышсын, дип тырыштык. Шулай ук, сезгә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тәбрикләү сүзләрен җиткерәсем килә, – диде яшьләр сәясәте һәм спорт министры Руслан Хәбибов.

Бу спорт чарасын оештыруда волонтерлар күп көч салды. Алар арасында яшь балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр дә булды. Киләсе Русия пенсионерлары спартакиадасы Белгород өлкәсендә узачак. Ябу тантанасы ахырында Башкортстан командасы спартакиада флагын Белгород спортчыларына тапшырды.

Шулай ук, чит илдән килгән спортчылар да бүләкләр алды. Алар өчен аерым номинацияләр әзерләнгән иде.

Катнашучылар спартакиаданың югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләде. Алар мондый чараларга ярышырга гына түгел, Русиянең төрле төбәкләре халкы белән аралашу һәм яшьләргә сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өчен баруын да белдерде.
Ример НАСРЕТДИНОВ.
Читайте нас