Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Мәләвезгә эш сәфәре барышында "Тулпар" ат спорты комплексы белән танышты.
Уникаль ат спорты комплексы Мәләвездә 40 ел элек оештырылган иде. Биредә һәрвакыт саф токымлы атлар үрчетелә.
Мәләвезнең ат спортчылары Советлар Союзында һәм чит илләрдә ярышларда катнашты. Дүрт спорт мастеры һәм СССР спорт мастерлыгына 29 кандидат әзерләнгән иде.
"Тулпар" җитәкчесе Михаил Разаренов сүзләренә караганда, бүгенге көндә комплекста 116 баш ат бар.
11 төркемдә, шул исәптән инвалидлар белән шөгыльләнү өчен адаптив рәвештә, Мәләвез, Салават, Күмертау һәм Ишембайдан 95 укучы шөгыльләнә.
40 елдан артык вакыт эчендә комплекс бинасы нык тузган һәм реконструкция таләп итә. Барлык эшләрнең гомум бәясе 135 миллион сум дип бәяләнә.
Мәләвез районы хакимияте башлыгы Рөстәм Шәмсетдинов сүзләренә караганда, биредә ярышлар уздыру өчен халыкара класслы яңа манеж төзү планлаштырыла. Шулай ук инженерлык челтәрләрен алмаштыру, түбәне капиталь ремонтлау һәм башка төр эшләр башкару күздә тотыла.
Радий Хәбиров район башлыгын һәм спорт комплексы директорын Башкортстанда ат үрчетүне үстерү буенча киңәшмәгә чакырды, алар анда реконструкция проектын һәм тармакның киләчәк перспективалары буенча үз күзаллауларын тәкъдим итәргә тиеш. Киңәшмә сентябрь башына планлаштырылган.