+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
30 август 2019, 11:59

Салаваттагы “Строитель” стадионына ремонт үткәреләчәк

Салават шәһәрендә “Строитель” стадионы 1959 елда төзелгән. 60 ел файдалану дәверендә футбол кыры, юллар, спорт мәйданчыклары заманча таләпләргә туры килми башлады, капиталь ремонт кирәк. Салаватта яшәүчеләр стадионны ремонтлау үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, «Инцидент» системасы гына да 30дан артык мөрәҗәгать теркәгән.

Салават шәһәрендә “Строитель” стадионы 1959 елда төзелгән. 60 ел файдалану дәверендә футбол кыры, юллар, спорт мәйданчыклары заманча таләпләргә туры килми башлады, капиталь ремонт кирәк. Салаватта яшәүчеләр стадионны ремонтлау үтенече белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән, «Инцидент» системасы гына да 30дан артык мөрәҗәгать теркәгән.
Салават шәһәре хакимияте башлыгы Динар Хәлилов Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировка проект–смета документларының узган ел әзерләнүе хакында һәм дәүләт экспертизасы уңай нәтиҗә алуы турында сөйләде. Эшләрнең бәясе 200 миллион сум тәшкил итә.
Стадионында спидвей өчен юлны капиталь ремонтлау, футбол кырында газонны ясалма катламга алыштыру һәм яктырту мачталары урнаштыру планлаштырыла. Спорт корылмаларының көнчыгыш өлешендә сезонлы капламлы ике тренировка кыры барлыкка килергә тиеш. Стадионда волейбол, баскетбол, зур теннис һәм бадминтон өчен универсаль спорт мәйданчыгын да төзекләндерергә ниятлиләр.
Радий Хәбиров стадионны капиталь ремонтлауны 2020 елда башларга кушты. Кирәкле акча РАИП аша биреләчәк. Башкортстан җитәкчесе мотоузышчыларның тренировкасын карады, яшь спортчылар — “Спидвей” спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр белән аралашты. Биредә 40тан артык бала һәм үсмер шөгыльләнә, 48 берәмлек авто-мототехника бар. Футбол белән тагын 400 бала шөгыльләнә.
Спидвей Салаватта иң популяр спорт төрләренең берсе булып тора. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Бөтенрусия ярышлары узган көннәрдә 6300 кеше сыйдырышлы трибуналар һәрвакыт тулы. Беренче рәсми ярышлар 1962 елда ук булган. Анда Мәскәү өлкәсе, Львов, Мәскәү һәм Уфа шәһәрләре командалары катнаша.
Салават узышчылары - Корнев, Соколов, Коваленко, Кононович – бөтен Советлар Союзына дан казанды.
Салаватта туып үскән Эмиль Сәйфетдинов - үсмерләр арасында ике тапкыр дөнья чемпионы, ике тапкыр Европа чемпионы, берничә тапкыр Польша һәм Швеция лигасы чемпионы һәм призеры. Глеб Чугунов һәм Роман Лахбаум – Русия команда чемпионатының көмеш призерлары.
Читайте нас