Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия регби федерациясе генеральный директоры, идарә рәисе Станислав Дружинин белән очрашты. Очрашуда, шулай ук, Башкортстан регби федерациясе президенты Александр Магилат та катнашты. Яклар төбәктә спортның бу төрен үстерү перспективалары турында фикер алышты.
- Без үзебездә регби буенча халыкара турнирларны кабул итәргә, республикада регби үсеше турында фикер алышырга әзер, - диде Радий Хәбиров.
- Без Башкортстан регби мәктәбенең киләчәген яхшы күрәбез. «Уфа» клубы Бөтенрусия турнирларында чыгыш ясый. Башкортстанда әлеге динамик спорт төре белән 250 бала шөгыльләнә, - диде Станислав Дружинин.
Федерациянең генеральный директоры сүзләренә караганда, регбины алга таба үстерү өчен кайбер оештыру мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк. Алар арасында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре базасында регби бүлекләрен ачу, күнекмәләр өчен база булдыру да бар.
Бу максат өчен башта Уфаның «Динамо» стадионы карала, ул 2020 елгы регби буенча Европа чемпионнары кубогы этабын уздыру мәйданчыкларының берсе булырга мөмкин.