Павел Мамаев белән Александр Кокорин һәм аның энесе Кирилл төрмәдән чыгарылганнар.
Алар Белгород өлкәсендә җәза срогын үтә иде. 11 августта колония җитәкчесе Мамаевка һәм абыйлы-энеле Кокориннарга уңай характеристика бирәчәген әйткән.
Былтыр октябрьдә алар Мәскәүдә, кәеф-сафа корып, тәртипсезлек кылып йөрде. Бер кафеда чиновникның башына урындык белән тондырдыдар, аңа кадәр урамда бер водительне кыйнадылар.
8 майда егетләр ел ярымга гомум режимдагы колониягә хөкем ителгән иде.
Бу вакыйга аларга һәм миңа барысы да ярый дип йөргән башка спорт һәм сәхнә йолдызларына сабак булсын иде дә соң...