+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Спорт
12 сентябрь 2019, 12:23

Дүртөйледә "Кызыл таң" ярыммарафоны узачак!

28 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә "Кызыл таң" гәзите призына XXX җиңел атлетика ярыммарафоны уза.Бәйгенең старты һәм финишы - Дүртөйле шәһәренең Ленин исемен йөрткән үзәк мәйданында. Ярыш 11 сәгатьтә башлана.

28 сентябрьдә Дүртөйле шәһәрендә "Кызыл таң" гәзите призына XXX җиңел атлетика ярыммарафоны уза.
Бәйгенең старты һәм финишы - Дүртөйле шәһәренең Ленин исемен йөрткән үзәк мәйданында. Ярыш 11 сәгатьтә башлана.
Ярыммарафонда командалар да, аерым йөгерешчеләр дә катнаша ала. Төп таләп - йөгерергә теләүче табиб күрсәтмәләренә таянырга тиеш. 12 яшькә кадәр балалар 300 метр арага йөгерә. 18 яшькә кадәрге кызлар өчен 5 километр дистанция каралган. 18 яшькә кадәрге егетләр 10 километрга узыша. 18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-егетләр аерым категорияләрдә 5 һәм 10 километрга көч сынаша. 21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркемнәр керә: 18-30, 31-35, 36-40, 41-49, 50-60, 61-69, 70 яшьтәге
һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр; 18-30, 31-35, 36-40, 41-49, 50-60, 61-69, 70 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар.
Маршрут Дүртөйле шәһәре урамнары буйлап салынган, 1 әйләнеш - 5 275 м. Һәр 3 километр саен тамак ялгап китү нокталары булачак.
Бәйге җиңүчеләренә мактау кәгазьләре һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Ярышта катнашу өчен гаризаларны алдан ук Дүртөйле шәһәре, Чеверев урамы, 41, яшьләр белән эшләү һәм физик культураны үстерү бүлегенә юлларга мөмкин. Тел. (834787) 2-19-79, E-mail: 50.sport@bashkortostan.ru
21,1 километрга старт взносы - 250 сум.
Йөгерешчеләрне теркәү 28 сентябрьдә 9.00 - 10.30 сәгатьләрдә Ленин исемендәге мәйданда урнашкан күппрофильле колледж бинасында (Р.Мусин урамы, 15) оештырыла.
Спорт бәйрәме, һәр елдагыча, чагу һәм күңелле булмакчы! Рәхим итегез!
Читайте нас