Биредә галим һәм педагог Төхвәт Әсләев истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир ачылды.
Кичә Баймакның “Баһадир” спорт комплексында галим һәм педагог Төхвәт Әсләев истәлегенә бокс буенча төбәкара ярышларны ачу тантанасы узды.Анда Башкортстан, Татарстан, Казахстан, Чиләбе һәм Ырынбур өлкәләреннән, шулай ук Ханты-Манси автономияле округыннан 116 катнашучы килгән иде.
Ярышларны ачу тантанасында район хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Гөлшат Сиргалина, укучыларны физик тәрбияләү һәм Олимпия резервын әзерләү буенча идарәнең баш белгече, өч тапкыр Русия чемпионы, көрәш буенча ике тапкыр Европа чемпионы Марсель Йосыпов һәм шулай ук Төхват Хәлим улы Әсләевның уллары катнашты.
Шәһәр бокс федерациясе рәисе Гайфулла Сарин һәм Баймак шәһәре балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең өлкән тренер-укытучысы Алексей Евстигнеев "Башкортстанда боксны үстерү һәм казанышлары өчен" мактау билгесе белән бүләкләнде.
Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган ярышлар 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көнне финал көрәшләре узачак һәм турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булачак.