Якташларыбыз Евразия чемпионатында алдынгы урыннарны яулады
Казахстанның Алма-Ата шәһәре янында 950 метр биеклегендәге тауда моторсыз дельтапланда очу буенча ике чемпионат үткәрелде. Беренчесе – Евразия, икенчесе – Казахстан чемпионаты.
Ярышларда мәртәбәле спортчылар катнашты. Башкортстан данын өч егетебез яклады.
Стартны 950 метр биеклегендәге таудан алдылар. Финишка кадәр дельтапланчылар очып 100 километр озынлыгындагы маршрут буенча барырга тиеш иде. Аны 4-5 спортчы гына үтә алды.
Әйтергә кирәк, Башкортстан спортчылары яхшы әзерлек күрсәтте. Азат Мәсәлимов болытларга кадәр күтәрелеп, 2 километр 300 метр биеклектә очты. Старттан финишка кадәр очышы биш сәгатькә якын дәвам итте. Евразия чемпионатында спорт-класста Азат Мәсәлимов беренче урынны яулады. Республика данын Уфадан Азат һәм Руслан Шәяхмәтов, Кыргыз-Миякәдән Әнфис Яппаров яклады. Алар команда зачетында 3нче урынны алды.
Казахстан чемпионатында да спорт-класста Азат Мәсәлимов иң яхшы нәтиҗә күрсәтте. Югары уңышка ирешкән өчен Казахстан мәдәният һәм спорт министры Азатны диплом белән бүләкләде.