Бүген кунакчыл Дүртөйле җирендә "Кызыл таң" гәзите призына XXX җиңел атлетика ярыммарафоны үтте. Спорт бәйрәменә республикабызның төрле тарафларыннан 6 яшьтән башлап 70 яшькә кадәрге йөгерешчеләр җыелды.
Ярыммарафонда катнашучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, "Кызыл таң" гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы Рима Баталова, Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Олег Калинин ихлас сәламләде.Бәйгечеләрнең иң кечеләре - 7-12 яшьлек балалар 300 метрга йөгерде, 18 яшьлекләр һәм өлкәнрәкләр өчен 5, 10, 21 километр арага ярышу мөмкинлеге бирелде. Спорт бәйрәменнән һәркем канәгать калды. Ярышучылар өчен 3 километр саен туклану урыннары булдырылган иде, буфет эшләде.
Җиңүчеләр тантаналы шартларда бүләкләнде. Ә бүләкләр берсеннән-берсе саллырак иде! Ярыммарафонның абсолют чемпионы исемен Белорет шәһәреннән 38 яшьлек Илнур Мырзабаев яулады.
- Мин һөнәрем буенча табиб, - диде ул. - Шуңа спорт белән шөгыльләнүнең организм өчен никадәр файдалы икәнен бик яхшы беләм!
Спорт бәйрәменнән тулы репортажны гәзитебезнең сишәмбе санында укый алачаксыз.
Рәсемдә: бәйгенең абсолют чемпионы Илнур Мырзабаев.