Кунакчыл Дүртөйле җирендә “Кызыл таң” гәзите призына XXX җиңел атлетика ярыммарафоны үтте
Спорт бәйрәменә республиканың төрле тарафларыннан бихисап йөгерүчеләр җыелды. Алар сафында алты яшьлеге дә, сигезенче дистәне ваклаганнары да бар иде. Бәйгенең старты һәм финишы Дүртөйле шәһәренең Ленин исемен йөрткән үзәк мәйданында оештырылды. Елдагыча, ярыммарафонда командалар да, аерым йөгерүчеләр дә катнашырга теләк белдерде.
Быел спорт бәйрәменең яңалыгы шунда: 12 яшькә кадәр балалар өчен ярышырга 300 метр ара бүленде. 18 яшькә кадәр кызлар өчен 5 километр дистанция каралган иде, 18 яшькә кадәр егетләр 10 километрга узышты. 18 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм ир-егетләр 5 һәм 10 километрга көч сынашты. Ә 21,1 километр арага (ярыммарафонга) түбәндәге төркемнәр керде: 18-30, 31-35, 36-40, 41-49, 50-60, 61-69, 70 яшьтәге һәм аннан өлкәнрәк ир-егетләр; 18-30, 31-35, 36-40, 41-49, 50-60, 61-69, 70 яшьтәге һәм өлкәнрәк хатын-кызлар.
Маршрут Дүртөйле шәһәре урамнары буйлап салынган,
Һәр 3 километр саен тамак ялгап китү нокталары булдырылган иде.
Бәйге көнендә иртән иртүк күк йөзен авыр көзге болытлар каплап, бераз яңгыр сибәләп торса да, Дүртөйле шәһәренең үзәк мәйданына җыелган спортчыларның кәефе яхшы иде. Ә старт бирелер алдыннан, йөгерүчеләрнең һәм көярмәннәрнең теләген аңлагандай, болытлар арасыннан балкып кояш чыкты, бөтен хәят яктырып, алтынсу нурларга манчылды.
Ярыммарафонда катнашучыларны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Русия Дәүләт думасы депутаты, 13 тапкыр Паралимпия чемпионы, үзе дә заманында “Кызыл таң” марафонында Дүртөйле урамнарыннан йөгереп үткән Рима Баталова, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты Олег Калинин ихлас сәламләде. Аларның һәркайсы бәйгечеләргә уңыш теләде, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен ихлас рәхмәтен белдерде.
Ярыш башланырга санаулы минутлар калды. Шул арада стартка басучылар белән әңгәмәләшеп алдык.
— Без, ун спортчы, Ижевск шәһәреннән килдек, — дип уртаклашты Александр Данилов. — Барыбыз да — “Италмас” йөгерүчеләр клубы әгъзалары. Ел саен “Кызыл таң” гәзите һәм Дүртөйле районы хакимияте оештыра торган җиңел атлетика бәйгесендә актив катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Быел да артта калмаска исәп!
Александр Данилов — былтыр һәм өченче ел “Кызыл таң” марафонының (моңа кадәр ярыш 42 километрга оештырыла иде) абсолют чемпионы исемен яулаган кеше. Быел да мәртәбәле чарага җитди әзерлек алып бардым, диде ул.
Йөгерүчеләр арасында Дүртөйленең тере легендасы, илебезнең төрле төбәкләрендә узган йөзләгән марафонда катнашкан Равил Шәйхтдинов та бар иде.
— Көн дә 10 километр йөгерәм, — ди ул. — Кышын чаңгыга басам. Хатыным Людмила да, балаларым, оныкларым да спорт белән бик дус. Киявем Илдус Нуртдинов исә — танылган марафончы.
— Ә без Октябрьский шәһәреннән килдек, — дип таныштырды үз гаиләсе белән Алмаз Галләмов. — Улым Булатка 6 яшь кенә әле, ул тәпи йөри башлаганнан бирле минем белән йөгерергә чыга. Кызым Азалиягә — 12 яшь. Ул мәктәптә үткәрелгән бер генә җиңел атлетика ярышыннан да читтә калмый. Хатыным да йөгерү белән шөгыльләнә.
Ярышта катнашучыларга уңышлар теләп, нефтьче-шагыйрь Фәнис Рәхмәтул-лин үзенең “Кызыл таң” марафонына багышлап язылган шигырен укыды.
...Ниһаять, чарада катнашучылар дулкынланып көткән минутлар җитте. Барча халык старт бирелә-се урынга юнәлде. Бәйгене иң кече спортчылар башлап җибәрде. 7-12 яшьлек балалар 300 метрга йөгерде. Нәтиҗәләр, әлбәттә, шунда ук игълан ителеп, кызларга һәм малайларга бүләкләр тапшырылды. Әлеге дистанциядә малайлар арасында пьедесталның өч баскычын да Дүртөйле йөгерүчеләре биләде. Беренче урынны — Денис Сәлимгәрәев, икенчене — Нияз Сәетов, өченчене Эльвир Гарипов яулады. Ә менә кызлар арасында җиңүче исеменә Чайковский шәһәреннән Анна Каракулина лаек булды. Икенче урында — Нефтекамадан Айгөл Мөлекова, өченче урында — Дүртөйле районы Әңгәсәк авылы кызы Элина Тимерҗанова.
5 километр арага 18 яшькә кадәр 35 кыз йөгерде. Беренче урынны Нефтекама шәһәреннән Дарья Прокопенко яулады. Ул 5 километрны 20 минут 6 секундта узды. Икенче урында — Дүртөйле кызы Гөлнара Сәлимгәрәева. Аның вакыты – 20 минут 16 секунд. Өченче урында — Нефтекамадан килгән Азалия Хаҗиәхмәтова (20 минут 26 секунд).
Шул ук арага 18 яшьтән өлкәнрәк гүзәл затлардан җиңүчеләр Уфа шәһәре вәкилләре булды: Айгөл Әбрәкыймова — беренче урында, аның күрсәткече – 19 минут 39 секунд, икенче урында — Лариса Мөхәммәдиева (23 минут), өченче урында — Лариса Шаһиева (23 минут 40 секунд).
10 километрга көч сынашкан 18 яшькә кадәр егетләр арасында Нефтекамадан Евгений Хөсәе-нов алдынгылыкны беркемгә дә бирмәде (32 минут 39 секунд). Икенче урынны шулай ук Нефтекама спортчысы Дамир Мөлеков алды (33 минут 13 секунд). Уфадан Данил Салов — өченче урында (33 минут 42 секунд).
10 километр арага йөгергән 18 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләрдән финишка беренче булып Нефтекамадан Владислав Ендыганов килде (32 минут 11 секунд). Икенче урынны Бакалы районыннан Илгиз Фәсхетдинов яулады (32 минут 43 секунд). Яңавыл-дан Владислав Шараев өченче булып килеп җитте (32 минут 47 секунд).
Ярыммарафонда катнашырга 63 кеше теләк белдерде. Аларның 55е — ир-егетләр, 8е хатын-кызлар иде. 21,1 километрга көч сынашучылар сафында иң яше Нефтекама шәһәрен-нән 19 яшен тутырган Анна Андрьянова булса, иң өлкән спортчы Альберт Якимовка (Бакалы районы) 71 яшь иде.
Анна Андрьянова хатын-кызлар арасында ярымма-рафонның җиңүче-се булып танылды. Ул 21,1 километрны 1 сәгать 43 минут 17 секундта йөгереп узды. Икенче урынны Октябрьский шәһәреннән Надежда Азина алды (1 сәгать 47 минут 16 секунд). Өченче урында — Нефтекамадан Марина Ирошникова (1 сәгать 47 минут 47 секунд).
Ир-егетләрдән ярыммарафонда былтыргы җиңүче-без — Ижевск шәһәре вәкиле Александр Данилов быел өченче урынны яулады. Аның күрсәткече — 1 сәгать 10 минут 57 секунд. Икенче урынны Нефтекамадан Геннадий Кугубаев алды (1 сәгать 10 минут 27 секунд). Ә менә ярыммара-фонның абсолют чемпионы исеменә Белорет шәһәрен-нән 38 яшьлек Илнур Мырзабаев лаек булды. Ул 21,1 километрны 1 сәгать 7 минут 50 секундта узды.
— Мин — һөнәрем буенча табиб, — диде җиңүче. — Шуңа спорт белән шөгыльләнүнең организм өчен никадәр файдалы икәнен яхшы беләм!
Илнур Галәү улы Белорет шәһәре дәваханәсендә эшли. Тормыш юлдашы Гү-зәл белән өч бала тәрбиялиләр.
— Балаларыбызны да кече яшьтән спортка җәлеп иттек, — ди ул.
“Кызыл таң” ярыммарафонында Илнур Мырза-баевның беренче тапкыр гына катнашуы, башка шә-һәрләрдә үткәрелгән бәйге-ләрдә чыгыш ясаганы бар, әмма абсолют чемпион исе-менә ия булуы беренче тапкыр икән. Хәзер ел саен киләчәкмен, бәйге югары дәрәҗәдә оештырылган, диде ул.
Җиңүчеләр тантаналы шартларда бүләкләнде. Ә бүләкләр берсеннән-берсе саллырак иде! Чара ахырында ярыммарафонда катнашучылар барысы да җыелып истәлеккә фотога төште һәм киләсе көзгә янә Дүртөйледә очрашырга сүз куешып таралышты.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.